Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кәбестәне тозлау һәм маринадлау рецептлары

Тозлы кәбестә кыш көне - витаминнар чыганагы. Ясагыз да рәхәтләнеп ашагыз.

Кәбестә тозлау

5 кг кәбестәне саламлап турарга, 4 зур кишерне эре угычтан уарга. Шуңа 4 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы салып болгатырга, 0,5 стакан үсемлек мае һәм 9%лы аш серкәсе салырга. Яхшылап болгатырга. Тыгызлап банкаларга тутырып, салкынча урынга куярга.

Кәбестә маринадлау

Стерильләшкән банка төбенә кишерне түгәрәкләп салырга (3-4 см калынлыкта), өстенә кисәкләргә туралган кәбестә, тагын кишер, кәбестә, шулай банка тулганчы чиратлаштырырга (кишер өстә калырга тиеш).

Маринад: 1 л суга 3 аш кашыгы шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз кушып кайнатып чыгарырга, шуңа 3 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе, 0,5 стакан үсемлек мае өстәргә.

Кишерле кәбестә өстенә кайнар маринад коярга һәм капрон капкач каплап, суыткычка алып куярга.

Шул рецепт буенча кишерне кызыл чөгендер белән алыштырырга мөмкин. Болай кәбестә матур төскә керә.                                                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев