Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кара карлыган белән әфлисуннан витаминлы желе

М-м-м, тәмле һәм файдалы. Телегезне йотмагыз!

Кирәк була:

кара карлыган - 1 кг;

әфлисун – 2 данә;

шикәр комы – 1,5 кг.

Эш барышы:

Башта җиләкне җентекләп карап чыгабыз, чистартып салкын су белән яхшылап юабыз. Шуннан соң салфеткага җәеп саркытабыз.  Әфлисуннарны яхшылап юабыз һәм кискәләп төшләрен алабыз.

Хәзер карлыган һәм әфлисун кисәкләрен вак тишекле иттарткычтан чыгарабыз. Шикәр комы өстибез һәм эреп беткәнче яхшылап болгатабыз.

Карлыганлы әфлисунлы массаны стерильләштерелгән банкларга салабыз, пластик яки тимер капкач белән ябабыз. Салкынча урында саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев