Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Җиләкле смузилар ясыйбыз

Сезнең игътибарга бик тәмле һәм үзенчәлекле коктейль-смузилар тәкъдим итәбез. Алар тәмле генә түгел ә бик файдалы да, һәм бик җиңел ясалалар да.

«Җәйге симфония»

Кирәк:

Карбыз яки кавын – 100гр.

Ярты банан.

Апельсин согы – 2 аш кашыгы.

Җиләкле йогурт – 3 аш кашыгы.

Бал – 1 чәй калагы.

Барлык ингредиентларны блендрга салып болгатабыз.  Смузи әзер.


Туңдырма сыман смузи

Кирәк:

Бакча җиләге – 300гр.

Сөт – 150гр.

Йомшак сыр – 40гр.

Ингредиентларны блендрда иң югары тизлектә 1 минут күпертергә кирәк. Бу смузиның үзенчәгеле – сыр. Бу эчемлек эрегән туңдырма тәмен хәтерләтә.


«Баллы болыт»

Кирәк:

Бакча җиләге – 200-250 гр.

Банан – 1 штук.

Кефир – 1-1,5 стакан

Бал – 1 чәй калагы (җиләк әчкелтем булса гына кирәк).

Барысын бергә блендрда әйләндерәбез дә суыткычка куеп торабыз.


«Энерджайзер»

Кирәк:

Гранат согы – ярты стакан.

Йогурт – ярты стакан.

Җиләкләр – 1 стакан.

Барлык ингредиентларны блендрга салып болгатабыз, файдалы смузи әзер. Бу смузи сиңа көч-энергия өстәп җибәрер.


«Эссе көндә»

Кирәк:

Шәфталу – 2шт.

Бакча җиләге – 1 стакан.

Сөт – 1 стакан.

Боз шакмаклары – ярты стакан.

Ингредиентларны блендрда әйләндерәбез. Бу смузины әзер булу белән үк эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев