Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Җиңел ясала торган бик тәмле кетчуп рецепты

Һәр өйдә кетчуп яраткан кеше булмый калмый. Ләкин кибеттән сатып алынган аның ише тәмләткечләрнең файдалы булуы бик шикле. Үз бакчаңда үстергән помидорларыңнан үз кулың белән ясаган кетчупка җитми инде. Сезгә кетчуп ясау буенча бик җайлы рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк: 5 кг помидор, 3 баш суган, 0,5 кг шикәр комы, 250 г уксус, 1 чәй калагы төелгән кызыл борыч, 3 аш кашыгы тоз, 7 канәфер, 2 чәй калагы дарчин, 0,5 чәй калагы кара борыч.

Помидорларларны турап кәстрүлгә салырга, вак итеп туралган суган өстәргә. Ярты сәгать кайтагач, төйгеч ярдәмендә, дуршлаг аша сөзәргә. Шул рәвешчә, помидор кабыкларыннан арынабыз. Әлеге массага шикәр комы, уксус, кызыл борыч һәм тоз салып, ике сәгать кайнатырга. Кәстрүлнең өстен ачып кайнату яхшырак. Болай эшләгәндә, кетчуп куе була. Аннан, канәфер, дарчин, кара борыч салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Кетчуп әзер! Бары стирильләштерелгән банкаларга салып куясы гына калды. Һәр банканың төбенә 3 тырнак әрчелгән сарымсак та салып калдырсагыз, кетчуп тагы да тәмлерәк булыр. 6 ярты литрлы банка менә дигән тәмләткеч әзер дигән сүз. Ашларыгыз тәмле булсын!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт