Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Гөмбә ашы

Кашык белән бергә телне йотарлык тәмле була.

Иң беренче итеп кәстрүлгә су утыртасың да (әзер шулпадан булса да яхшы, мин берәр стакан тирәсе сөяк шулпасы салдым), шакмаклап бәрәңге турап саласың. Табада ваклап туралган суган һәм кишер кыздырасың, кәстрүлгә саласың. Аннары шампиньон гөмбәсен турап, табада кыздырып саласың. Бу вакытта ашның бәрәңгесе пешкән була инде. Плавленый сыр (мин 1 пачка карат сырын алам) һәм тоз гына саласы кала һәм әкрен утта 5-10 минут, сыр эреп беткәнче, пешерәсе. Үзегез яраткан үләннәр салып ашыйсы!

Аш куе һәм бик тәмле чыга! Кафелардагы гөмбә ашларына якын да килми. Балалар гөмбә ашарга яратмый, шуңа аларга блендер белән издереп, суп-пюре итеп ясап бирәм. 
Гөмбә ашы яратучылар бармы монда?! Ә кемне гөмбә ашына кызыктырдым?! Пешерәчәксезме?!

Айгөл Темирбулатова. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев