Файдалы десерт-суфле
Син дә вакыт-вакыт нидер эзләп, суыткыч тирәсен мең кат урыйсыңмы? Алай икән, таптым дип исәплә! Өстәвенә, җәйге нигьмәтләрне тулы куәтенә файдалану һәм дә тәмлетамаклар өчен дә менә дигән мөмкинлек!
Бу десерт-суфле - иң җайлы һәм мәшәкатьсезләрдән саналадыр, мөгаен, бер иренми ясап, сыйланып карагыз әле сез дә.
Моның өчен иң элек 2 аш калагы желатинга күмелгәнче су салып, бераз бүрттерергә куябыз. Ул арада 400-500 гр. каймакка (эремчек тә кушарга мөмкин) шикәр комы кушып (тәменчә), миксер белән яхшылап туглыйбыз.
Алдан ук үзегез теләгән җиләк-җимешләрне тураштыргалап куя аласыз. Сулы ваннада желатинны эрегәнче болгатып (кайнатып чыгарасы түгел!), каймаклы массага кушкач, янәдән яхшылап болгатабыз.
Һәм матур пыяла касәләргә җиләк-җимеш белән аралаштырып салып, өстен дә күңелегез теләгәнчә бизәгәч, 2-3 сәгатькә (түземлегегез җитсә) суыткычка озатабыз!
Һәм бер киңәш: бу тәмле сыйны барыгыз бергә җыелып ашау мәслихәт, чөнки соңга калсаң, бөтенләй дә "коры" калуың ихтимал, әйткән иде, диярсез.
Тәмле булсын, дуслар-туганнар!
Гөлнар Мөбәрәкова рецепты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев