Көмеш кыңгырау

Эремчек шарчыклары пешерәбез

Әлеге тәмлүшкәне пешерү өчен кирәк була:

Эремчек - 180 гр
Шикәр комы - 2 зур кашык
Күкәй - 1 шт
Аш содасы - 1 чәй калагы
Он - 100-120 гр
Азрак тоз

Рецепт бик җиңел, барлык ингредиентларны кушарга һәм калак белән генә бутарга. Әзер камырдан түгәрәкләр ясап кызган көнбагыш маенда кыздырырга. Тәмлүшкә әзер! Шоколад һәм шикәр пудрасы белән нык тәмле була. Чәйләрегез тәмле булсын.

Фирүзә Ибраһимованың шәхси блогында тагын бик күп тәмле рецептлар бар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 2 ноябрь 2021 - 10:05
    Без имени
    Уңган кыз Фирүзә!