Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Долма пешерәбез

Долма пешердем дә, сезгә дә рецептын тәкъдим итәргә булдым, дип яза безгә хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимова.

Кирәк булачак:
Сыер мае - 25-50 грамм
Дөге - 4-6 зур кашык
Сарык ите (фарш) - 500 грамм
Виноград яфраклары - 40-50 штук
Суган - 3 баш
Су яисә шулпа - 500 мл
Төрле тәмлеткечләр (тоз, борыч, зира...)
Сарымсак - 4-5 

   Әйдәгез башлыйк. Виноград яфракларын әзерлибез. 
Аларны әйбәтләп юабыз һәм сабакларын алып ташлыйбыз. Савытка кайнар су тутырып яфракларыбызны йомшартырга 8-10 минутка куябыз. Яфраклар әзрәк төсләрен үзгәртеп, йомшарырга тиеш. 

Аннан соң сулары агып төшсен өчен аларны алып куябыз. Шул арада суган әзерлибез. Табада сыер маен эретәбез һәм шунда суганны вак кына турап салабыз. Азрак тоз да сибеп йомшарганчы кыздырабыз. 

  Дөгене әйбәтләп юарга кирәк һәм 1/2 пропорциясы белән пешерергә. Табакта барсын да (фарш, кыздырган суган, дөге, зира, тоз, борыч) бергә бутыйбыз.

   Виноград яфракларын ялтырый торган ягы белән аска куябыз һәм эчлеген куеп төрәбез. 

  Аларны табага тыгыз итеп тезәбез. Өстенә шулпа салып 1-1,5 сәгатькә газ өстенә акрын утта пешәргә куябыз.

   Ву-оля, долма әзер! Ашларыгыз тәмле булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев