Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чизкейк рецепты

Моннан 2 ел элек дустым кунакка үзе пешергән чизкейк алып килде. Кайда гына ашап карасам да андый тәмле чизкейктан башка авыз итмәдем! 2 ел пешерергә хыялландым һәм, ниһаять, пешердем.

Кирәк була:
150 гр "Юбилейное" печеньесы (1,5 пачка)
50 гр май
600 гр сливочный сыр
150 гр шикәр комы
3 шт йомырка
200 гр 30-35% сливки

20-22 см диаметрлы төбе төшә торган табада пешерәсе.

Ингредиентларны ярты сәгать бүлмә температурасында тотасы.
Печеньены ваклыйсы да, йомшарган майны салып болгатасы (мин барысын да блендер белән эшләдем).
Таба астына пергамент кәгазе җәеп, әзер массаны саласы да, калай капкач белән тигезләп, яхшылап баскалыйсы. Шуны 180-200 гр җылытылган духовкага 5-7 минутка куеп аласы.

Эчлегенә килгәндә. Чизкейк пешерүдә оста дустым сырның теләсә кайсы да ярый дими. Ул 2 шт Хохланд творожный сливочный сыры белән бергә 2 шт Альметт бренды (яисә Виолет) сыры кулланырга киңәш итә. Димәк, кайсын алсагыз да нәтиҗәдә 600 гр сыр кирәк дигән сүз. Иң кыйбат өлеше шушы))

Шушы сырларны һәм шикәр комын бергә кушып яхшылап болгатырга кирәк. Блендер кулланмаска киңәш ителә, чөнки артык һава керәчәк һәм пешкәндә тишелеп чыгачак. Миңа силикон лопатка белән эшләргә бик җайлы булды. Аннары берәм-берәм генә йомырка саласы, салган саен яхшылап болгатасы. Иң ахырдан сливки салып болгатасы. Шуннаң соң, төбе белән табакны берничә тапкыр өстәлгә сугып аласы, алай артык һавасы чыгарга тиеш.

Әзер массаны табага саласы һәм пешерергә куясы.

Башта 10 минутка 200 гр кызган духовкада, аннары 110 гр калдырып 1 сәгатькә пешерергә куясы. Чизкейкны пыяла аша карап торыгыз, Өсте ярылырга, кызарырга тиеш түгел. Чизкейк әзер булганчы духовканы ачып карарга ярамый. Вакыты җиткәч духовканы ачып чизкейкны селкетеп карыйбыз. Уртасы сыек түгел, ләкин дерелдәп алырга тиеш (сметанник кебек).

Ярылмасын өчен дөрес суытырга да кирәк. Духовканы сүндергәч тә 40-60 минут ябык ишекле духовкада тотасы. Аннары ярты сәгать ишеген ачып тотасы. Аннары 1 сәгать бүлмә температурасында, соңыннан 6-8 сәгатькә духовкага.

Бик тәмле чизкейк килеп чыга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев