Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чияле кабартма

Даими хәбәрчебез Фирүзә Ибраһимовадан чияле кабартма рецепты. Пешереп карагыз әле, телеңне йотарлык була!

Чияле кабартма

Эх, җиләкле җәйләр... Чия дә өлгерде, әйдәгез, әбиемнең рецепты буенча чияле кабартма пешерик.

Безгә кирәк булачак:

Он – 300 грамм тирәсе

Сыер мае – 20 грамм

Шикәр комы – 40 грамм

Чүпрә – 7 грамм

Сөт – 150 мл

Көнбагыш мае – 30мл

Тоз – 1/3 чәй калагы

Манный ярмасы 30 грамм

Һәм, әлбәттә, чия.

Сөтне җылытабыз һәм чүпрә белән шикәрнең яртысын (20 грамм) салып җылы урынга 15-20 минутка куябыз. Шул вакытта он илибез. Ничә тапкыр иләсәң, шуның хәтле күбрәк кабарачак. Зур савытта он, апара, тоз, көнбагыш маен әйбәтләп бутап, камыр басабыз. Әзер камырның өстен каплап, җылы урынга алып куябыз. Якынча, 1-1,5 сәгатькә. 2,5-3 тапкыр күбәергә тиеш. Ул кабарган арада эчлегебезне әзерлибез. Чияне әйбәтләп юабыз һәм төшләрен алабыз. (Миннән лайфхак, әгәр дә чия чистарта торган комбайныгыз булмаса, иң уңайлысы булавка белән чистарту) Чистарткан чияне калган шикәр белән бутыйбыз. Камыр кабаргач, аны икегә бүлеп җәймә җәябез. Беренчесен табага куябыз һәм эчлегебезне салабыз, ә өстенә ярманы сибәбез. Икенчесе белән ябып, кабартманың кырыйларын бөгәбез. Теләсәгез, бизәсәгез дә була. Тик камырда берничә тишек ясарга онытмагыз. 180°та газ миченә тыгабыз. Алгач өстенә сыер маен сөртәбез. Чияле кабартма янына чияле компот бик тәмле була, яисә морс, чәй. Бусы инде үзегездән тора. Тәмле булсын!

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КЫЗЛАР ашларыгыз тәмле булсын ашау