Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Чибәрәк пешерәбез

Чибәрәк - кырым татарларының милли ризыгы.

Он, май, тоз, суны кушып камыр басабыз. Бик мөһим - су 70° кайнарлыкта булырга тиеш. Камыр йомшак, кулга берекми торган килеп чыга. Аны бер сәгатькә ял итәргә алып куябыз.

Фаршка суган, тоз-борыч, тәмләткечләр кушып басабыз. Ул майлы булырга тиеш, коры булмасын.
Рецептта алдан сөякле ит шулпасы кайнатып, туңдырып куярга кушылган иде. Аннан соң шул туңдырылган шулпа, кечкенә генә кисәкләргә бүленеп, чибәрәк ясаганда һәрберсенең эченә салына. Әмма мин алай эшләмәдем.

Камырны тигез өлешләргә бүлеп, һәр өлешне бераз он сибеп басып алып, җәябез. Җәймәгә бер аш кашыгы фарш салып (артыгы кирәкми, камыр эчендә урын калырга тиеш), чибәрәк ясыйбыз.

Казанга ярты литр чамасы май салып, аны яхшылап кыздырабыз (200° булырга тиеш). Чибәрәкләрне пешерә башлыйбыз. Алар табага тиеп торып тиеш түгел, ә майда күтәрелеп торырга тиеш. Чибәрәкне әйләндерергә дә, әйләндермәскә дә мөмкин, пешергән вакытта чибәрәкнең өске ягына аш чүмече белән казандагы майны коеп торабыз. Шулай эшләгәндә чибәрәк кабарып китә (ирем сүзләренчә, Төркия татарлары нәкъ шушындый кабарып торган чибәрәкләр пешерә). Тәмле булсын!

@ashsu_tatar сәхифәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев