Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бүген кофелы туңдырма көне

Тәмле, татлы десертны сез дә ясап карагыз әле. Рецепты бик гади, ингредиентлар барысы да кул астында.

Кирәк булачак:

1 бал кашыгы кофе порошогы,

2 стакан сөт,

4 аш кашыгы шикәр комы,

1 аш кашыгы крахмал,

2 йомырка сарысы.

Иң беренче эш итеп, шикәр комы белән сөтнең яртысын утка куярга кирәк. Шуңа бераз салкын су кушылган крахмал өстәп, берничә минут кайнатырга һәм плитәдән алырга. Йомырка сарысын яхшылап күпертеп (төсе агарганчы), ярты стакан салкын сөткә кушыгыз. Калган ярты стакан сөт белән кофены кушып кайнатыгыз, суытыгыз да алдан әзерләнгән катнашмалар белән кушыгыз һәм, формаларга салып, туңдыргычка куегыз. 30 минут чамасы торгач, татлы десерт әзер. Өстенә вак кыргычтан чыгарган шоколад та салсагыз, тел йотарлык була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев