Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бәрәңгедән - коймак

Кайсы ризык иң тәмлесе? Әлбәттә, бергәләп әзерләгәне һәм гаилә белән бергә утырып сыйланганы. Әйдәле бу юлы коймак пешерәбез. Тик гадәтине түгел, бәрәңге коймагы пешеп карыйк әле.

Бик тиз әзерләнә торган ризык бу. Иң мөһиме, аны әзерләгәндә син дә әниеңә, әбиеңә бик булыша аласың.

Эш барышы болай: иң элек уртача зурлыктагы 6 бәрәңгенең кабыгын әрчибез һәм угыч аша уып ваклыйбыз. Шуңа 3-4 йомырка, тәменчә тоз һәм 6 аш калагы он салып болгатабыз.

Коймак өчен камыр әзер! Инде өлкәннәргә майлы табада чыжлатып, коймакны пешерәсе генә калды. Тәмле булсын!

Гүзәл Шаһигәрәева рецепты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коймак бәрәңгедән коймак бәрәңге бәрәңгедән ашлар рецептлар җиңел бәрәңгеле