Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бишбармак пешерәбез (классик рецепт)

Бишбармак - казах ризыгы. Ат, сарык яки сыер итеннән пешерелә. Бик тәмле һәм туклыклы ризык.

Ингредиентлар:

Сыер ите  — 600 Грамм, 

Лавр яфрагы  — 1 Штук, 

Борчаклы борыч  — 2 Штук, 

Йомырка  — 2 Штук, 

Су  — 200 Миллилитр,

Он  — 600 Грамм,

Суган  — 2 Штук, 

Тоз, борыч  — тәменчә.

Бешбармак классический - фото шаг 1

Эш барышы:

Бешбармак классический - фото шаг 2

Онга тоз салып болгатабыз, ике йомырка сытабыз.

Бешбармак классический - фото шаг 3

Су өстибез һәм каты итеп камыр басабыз.

Бешбармак классический - фото шаг 4

Камыр катырак булсын һәм кулга ябышмасын өчен тагын бераз он өстәргә мөмкин.

Бешбармак классический - фото шаг 5

Камырны ромбиклап кисәбез. Моның өчен аны мөмкин кадәр юкарак итеп җәябез дә тасмаларга теләбез, һәрбер тасманы ромбиклап кисәбез.

Бешбармак классический - фото шаг 6

Ромбикларны пергамент кәгазьгә тезеп, духовканың ишеге ачык килеш кенә киптереп алабыз. 120 градус температурада 20 минут.

Бешбармак классический - фото шаг 7

Сыер итен тозлы суда бер сәгать чамасы пешереп алабыз. 30 минут кайнагач, кастрюльгә борчаклы борыч һәм лавр яфрагын салып тагын пешерәбез.

Бешбармак классический - фото шаг 8

Ит пешкәч, аны шулпадан алып суытабыз һәм җепселләргә бүләбез.

Бешбармак классический - фото шаг 9

Берничә суганны боҗралап турыйбыз.

Бешбармак классический - фото шаг 10

Суганны 5-7 минут буена шулпада пешереп алабыз. Суган йомшак һәм үтә күренмәле хәлгә килергә тиеш.

Бешбармак классический - фото шаг 11

Шулпаны сөзәбез һәм аңа ромбикларны салып җибәрәбез. Алар 8-10 минут пешәргә тиеш.

Бешбармак классический - фото шаг 12

Ә хәзер яссы тәлинкәгә башта ромбикларны, аннары ит һәм суганны тезәбез, өстенә шулпа агызабыз һәм яшел тәмләткечләр белән бизибез. Бишбармак әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

Чыганак: https://povar.ru/recipes/beshbarmak_klassicheskii-52245.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев