Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бик тәмле уха рецепты

Татар блогеры, өч кыз әнисе Айгөл Темирбулатовадан тәмле рецепт.

Әлеге уха өчен балыкның кайсы да ярый. Мин бу юлы сөләйман (лосось) балыгыннан ясадым.

Балыкны суга салып, 5-10 минут пешереп аласыз. Кисәкләрен алып, шулпасын сөзәсез. Шунда шакмаклап туралган бәрәңге саласыз (мин күбрәк салам, чөнки сыек аш яратмыйм), кыздырылган суган һәм кишер салам (ат маенда кыздырам).

Бәрәңге пешәр вакыт җитәрәк плавленный сыр яисә сливки яисә авыл каймагы салам (өчесе белән дә ясап карадым, бөтенесе дә бик тәмле). Теге пешкән балыкны кылчыкларыннан чистартып, ваграк кисәкләргә бүлеп өстисе. Тоз (йод саклансын өчен һәрвакыт соңыннан салырга тырышам), борыч, лавр яфрагы салып, әкрен генә утта 5-10 минут тотам да сүндерәм.

Бик тәмле килеп чыга. Традицион ухаларга караганда тәмлерәк минем өчен! 
Әгәр бер генә тәлинкә ашарга уйласагыз, зур тәлинкәгә салып ашагыз.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт! Тәмле булсын!