Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бик тәмле һәм тиз кәбестә тозлау ысулы

Телеңне йотма.

Кирәк була:
2 кг кәбестә,
2-3 кишер,
3-4 тырнак сарымсак,
укроп орлыгы.

 

Тозлыкка (рассолга):
1 л суга:
3 аш.к. тоз,
3-4 аш.к. шикәр комы,
0.5 ст. 9% уксус.

Безнең гаилә зур булгач, гадәттә мин 6кг кәбестәдән эшлим. Кәбестәне комбайнда ваклатам (кем ничек тели, башкача да турап була), кишерне ярымбоҗралап һәм вак итеп сарымсак турыйм, укроп орлыгы сибеп барысын болгатам да, өстенә кайнар тозлыкны агызам.
Суынгач суыткычка тыгып куям. Икенче көнгә ашарга да була. Гадәттә 2-3ай салкында саклана (озаграк тотып караган юк).

Табынга куйганда, суын сыгып, көнбагыш мае белән болгатып куярга кирәк (бер аш тәлинкәсе кәбестәгә якынча 2-3 аш.к.май).

Безгә исле көнбагыш мае белән аеруча тәмле тоела! Тозлап ашап карагыз! Җайлы һәм бик тәмле килеп чыга.

Фазлыева Альбина рецепты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев