Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бик тәмле кекс рецепты

Татар блогеры Айгөл Темирбулатова рецепты.

Кирәк булачак:
*2 йомырка
*1 ст шикәр комы
*0,5 л кефир
*1 пачка маргарин
*1 ч.к. сода, 1 ч.к.уксус
*1 пакет разрыхлитель
*йөзем
*300 гр он.
.
Эшләү тәртибе:
Йомырканы шикәр комы белән яхшылап болгатырга. Башта кефир, аннары эретеп суытылган маргарин салырга. Соданы уксус белән сүндерергә. Йөземне мин әзрәк кайнар суда тотып, йомшартып салам. Әз-әз генә разрыхлитель салынган (ансыз да була) онны өстибез. Яратучылар булса ванилин да салып җибәрергә була. Камыр куе каймак кебек килеп чыгарга тиеш.
.
180 гр җылытылган духовкада 1 сәгать пешерәбез. Аннары 10 минутка 150 Сºта тотабыз. Аның исеее, аның тәмеее! Аның матурлыгы, ярылып-ярылып китә шулай. Савытын чамалап сайлагыз, чөнки кекс күтәрелә. Мин төбе төшә торган формада (диаметры 20 см) пешерәм. Бик матур кекс табасы бар, ләкин анда сыймый бу камыр.

Суынгач шикәр пудрасы сибеп бизибез.
Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев