Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Бал һәм горчица соусында кыздырылган тавык канатлары

Әлеге рецептның үзенчәлеге шунда: анда тоз һәм борыч юк.

Ингредиентлар:

130 г әче горчица;
170 г бал;
4 аш кашыгы атланмай;
2 аш кашыгы лимон согы;
¼ чәй кашыгы куркума;
18-20 штук тавык канаты.

Хәзерлек

Бәләкәй кәстрүлдә горчица, бал, май, лимон согы һәм куркуманы бергә кушыгыз. Болгата-болгата кайнатып чыгарыгыз. Канатларны фольга җәелгән противень өстенә бер рәт итеп тезеп, өстенә соус сибегез. 200 °C ка кадәр кыздырылган мичтә һәр яклап 20-30 минут кыздырыгыз.

Әлеге рецептны маринад итеп кулланып, шашлык буларак учакта да кызыдырырга мөмкин. Игътибар итсәгез, әлеге рецептта тоз һәм борыч юк. Әмма аңа да карамастан, канатлар тәмле, йомшак һәм аппетитлы булып кызачак.

Данияр Заһидуллин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев