Көмеш кыңгырау

Алия Сабирҗановадан шоколадлы печенье

Бик җиңел һәм тәмле рецепт.

Кирәк булачак: 90 грамм сыер мае, ярты стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 йомырка, 1 шоколад, чеметем генә тоз, 1 чәй кашыгы сода.

Эретелгән майга шикәр комы, йомырка, тоз, сода, он салып болгатабыз да ун минутка суыткычка куябыз. Шоколадны ваклап, яртысын камырга салабыз, калганы белән печеньеның өстен бизибез.  Ясалган печеньеларны фольга өстенә тезеп, 15-20 минутка 180 градуслы мичтә пешереп алабыз. Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: