Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Ак карлыган белән кура җиләгеннән желе

Ак карлыган белән кура җиләгеннән бик тәмле желе ясап була.

Ул желатинсыз да бик яхшы килеп чыга. Кура җиләге желеның төсен баета һәм үзгә тәм өсти.

Кирәк була:

• 500 г ак карлыган;

• 1 кг шикәр комы;

• 500 г кура җиләге.

Эш барышы:

1.      Карлыганны юарга, киптерергә, ботаклардан аерырга кирәк. Кура җиләген юарга кирәкми.

2.      Җиләкләрне кастрюльгә салырга, утка куярга һәм 15 минут кайнатырга.

3.      Аннары җиләкле массаны сөзеп, шикәр комы өстәргә, болгатырга һәм яңадан утка куярга.

4.      Болгата-болгата ярты сәгать кайнатырга.

5.      Банкаларны стерилизацияләргә.

6.      Желены кайнар килеш банкларга тутырырга һәм капкач белән ябарга. Банкаларның астын өскә әйләндереп, төреп, суытырга куярга.

7.      Салкынча урында сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев