Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

17 апрель – сырлы шарчыклар көне

Сырлы шарчыклар – бик тәмле кабымлык. Әгәр дә син сыр яратасың икән бу ашамлык сиңа һичшиксез ошаячак.

Ингредиентлар:

Каты сортлы сыр – 400гр.

Йомырка – 2 шт.

Сытылган кукуруз ярмалары (хлопья) – 1 стакан

Он (нинди дә ярый) – 3-4 аш кашыгы. 

Үсемлек мае – кыздырыр өчен.

Эш барышы

Сырны вак угычтан кырабыз. Тирән савытка салып яхшылап изәбез. Әвәләп шарчыклар ясыйбыз. Сытып эшләнгән кукуруз ярмаларын ваклыйбыз, валчык хәленә китерәбез.  Хәзер аерым тарелкаларга туглаган йомырка, он, кукуруз валчыкларын салабыз. Тирәнрәк табага үсемлек мае салып кыздырабыз. Анда шарчыклар йөзеп йөрерлек булырга тиеш. Сыр шарын башта онда яхшылар әвәлибез, аннары йомыркага тыгып алабыз. Иң соңыннан кукуруз валчыкларында тәгәрәтәбез. Хәзер инде аларны табага озатасы гына кала. Алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Бу кабымлык кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев