Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

15 минут эчендә әзер була торган печенье

Тәмле, авызда эреп китә, пешереп карагыз әле.

Ингредиентлары: 
?Йомырка - 1 шт.
?Сыек май - 120 грамм
?Шикәр комы - 100 грамм
?разрыхлитель - 1 чәй калагы 
?он - 200 грамм.

Эш барышы:
Йомырка, шикәр комын, майны кушып 1 минут тирәсе яхшылап болгатабыз.
Иләнгән онны, разрыхлительне кушып болгатабыз.
Камыр йомшак була.
Кечкенә шариклар ясыйбыз һәм әзрәк изеп печенье формасына китерәбез.
Ике ягын да шикәр комына батырып алабыз.
Чәнечке белән эзләр ясыйбыз.
200 градуска кызган духовкага тыгып 10-12 минут пешереп алабыз.
Печенье әзер, чәйләрегез тәмле булсын!

Гөлшат Хисмәтуллина фотосы һәм рецепты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев