10 минут дигәндә - бәйрәм ризыгы!
Тәмле булсын!

10 минут дигәндә - бәйрәм ризыгы!

Тамак ачып китте, озаклап пешереп торырга вакыт юк. 10 минут дигәндә пешеп чыга торган тәмлүшкә тәкъдим итәбез.

Кирәк:

– Бәрәңге;

– Колбаса;

– Сыр;

– тоз, борыч.

Бәрәңгедә кисемнәр ясыйбыз. Аларга колбаса кыстырабыз (3-4 телем). Тоз сибәбез. Микродулкынлы мичкә куябыз. 8-10 минут тан алабыз да, өстенә кырылган сыр сибәбез. Тагын 1-2 минутка микродулкынлы мичкә куеп алабыз. Туклыклы һәм тәмле кабымлык әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев