Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Уйныйк әле бергәләп

Сәламәтлек – ул иң зур байлык. Балаларның сәламәтлеген саклау, ныгыту ата-аналарны һәм балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләрне борчыган мәсьәләрнең берсе.

Шул уңайдан 82нче “Көнбагышкай” балалар бакчасында “Балаларны сәламәтләндерү буенча иң яхшы гадәти булмаган җиһазлар” дип исемләнгән бәйге булып узган иде.

Без бу бәйгедә бик теләп катнаштык. Әти-әниләр төрле массаж келәмнәре ясады. Бергәләшеп, гаиләдә  спорт һәм чыныктыру эшчәнлеген чагылдырып, “Сәламәт яшибез” дип аталган стенд та ясап чыгардык.

Бәйгегә әзерлек вакытында гадәти булмаган җиһазлар һәм уеннар турында бик күп мәгълүмат туплаганнан соң, өч уенны жюрига тәкъдим иттек. Анда катнашкан берничә төркемне 1нче урынга лаек дип таптылар, алар арасында безнең 6нчы төркем дә бар. Шул уеннарны сезгә дә тәкъдим итәбез һәм  барыгызга  да кызыклы да, файдалы да булсын дигән теләктә калабыз!

Беренче уен «Башлык астында кем» дип атала.

Максаты: кул, арка һәм күкрәк  мускулларындагы киеренкелекне йомшарту.  Тизлек, сабырлык, җитезлек, игътибарлылык, тирәлектә ориентлашуны үстерү. Сигнал буенча гамәлләр башкарырга гадәтләндерү.

Уен барышы: Балалар ирекле рәвештә хәрәкәтләнәләр. Сигнал  буенча чүгәлиләр һәм күзләрен йомалар. Тәрбияче бер баланы башлык белән каплый. Сигнал буенча  калган балалар торып басалар һәм “яшерелгән” баланы әйтәләр.

Икенче уен “Чокырга төшер”.

Максаты: балаларның  күз күремен яхшырту, игътибарын арттыру, хәрәкәт координциясен үстерү, инициатива күрсәтеп, мөстәкыйль рәвештә уеннарны оештырырга өйрәтүне дәвам итү.

Уен барышы: уенда 4-6 бала катнаша ала. Балалар күмәкләшеп тупны тукымада тәгәрәтәләр. Тупны чокырга төшерергә тиешләр.

Өченче уен “Бөтерчекләр”. Максаты: вак моториканы ныгыту. Балаларның психофизик сыйфатларын үстерү (тизлек, чыдамлык, җитезлек). Куйган максатларга ирешә белү сыйфатларын тәрбияләү. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү өчен физкультура инвентарен әзерләү һәм аны урынына алып куярга гадәтләндерү.

Уен барышы: балалар бер рәткә тезелеп басалар. Сигнал буенча тасманы урый башлыйлар. Кем тасманы бөтереп,  уенчыкны  беренче тота –шул җиңүче.

Яр Чаллы шәһәренең 82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Гиниятуллина Факия Лотфулла кызы, Локманова Сөмбел Фирдәвис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: уен уен бүлмәсе ял