Көмеш кыңгырау

«Урам себергәндә тапкан алтыным...»

Тормыштан алынган Очрашу Кышкы суык. Мәктәп бинасында, Гөл-чәчәкле, якты бүлмәдә Шигърият белән очрашу, Шагыйранә бөек мөнбәрдә. Әле шигырь, Әле җыр агыла, Кагыла-кагыла һәрбер балага, Кереп тула нәни йөрәкләргә Сыялмас моң иркен далага… Өнсез калган берәү: Аерылып, Каерылып җырга текәлгән. Мин күзәтәм, Димәк, моңның Вазыйфасы бүген үтәлгән. Кара, Ничек йотылып тыңлый...

Тормыштан алынган

Очрашу

Кышкы суык.

Мәктәп бинасында,

Гөл-чәчәкле, якты бүлмәдә

Шигърият белән очрашу,

Шагыйранә бөек мөнбәрдә.

Әле шигырь,

Әле җыр агыла,

Кагыла-кагыла һәрбер балага,

Кереп тула нәни йөрәкләргә

Сыялмас моң иркен далага…

Өнсез калган берәү:

Аерылып,

Каерылып җырга текәлгән.

Мин күзәтәм,

Димәк, моңның

Вазыйфасы бүген үтәлгән.

Кара,

Ничек йотылып тыңлый белә,

Суырылып шигырь сеңдерә.

...Әмма дөнья кемгә кояш элә,

Ә кемгәдер шәмен сүндерә…

Сискәндереп, күршем хәбәр бирә,

Күзем төшкән кызны күрсәтеп:

- Чүп-чар савытыннан табылган ул,

Әйтеп куйыйм әле искәртеп.

Тудырганы нинди кавемнәндер,

Табып алган татар хатыны.

Шаярта да кайчак:

«Урам себергәндә тапкан алтыным...»

Мин кабаттан кызга текәләмен,

Очкынланып яна ике күз…

Йөрәгемне кысам учларыма:

- Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!

Их син, дөнья,

Буялгансың йонга! -

Дип әйтәсе килә, көрсенеп.

Гөл-чәчәкләр,

Җыр-моң арасыннан

Әче язмыш чыга бүселеп!..

Кышкы суык.

Мәктәп бинасында,

Гаҗәп җылы, якты бүлмәдә,

Гүя, Үлем - Яшәү арасында

Очрашу иде бу мәлдә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: