Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

оча торган кыз

Сез балет яратасызмы?

Искитмәле матур, нәфис бию бит ул. Әмма шул ук вакытта безнең өчен буй җитмәслек кебек тә. Мөгаен, бик сирәкләр генә бу сихри дөньяга чын-чынлап кереп китәргә җөрьәт итә торгандыр. Чаллы кызы Айзилә Гыйляҗева – шул сирәкләрнең берсе инде. Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә А.Я.Ваганова исемендәге рус балет академиясендә укый ул.

Чаллыдан-Санкт-Петербургка

Айзилә Гыйляҗеваның уңышларга бай иҗат юлы Чаллыда башланган. Башта, билгеле, күп кырлы сәнгать дөньясында кайсы юлны сайлыйсын төгәл генә белмәгән кыз. «Шатлык» яшьләр үзәгендә вокал төркеменә дә йөргән. «Яз» ансамбленең Франчук бию төркемендә дә шөгыльләнгән. Чаллыда узган «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан. Ә Санкт-Петербургның балет академиясенә килеп эләгүен менә очраклы дисәк тә була, очраклы түгел дисәк тә... Әнисе – профессиональ биюче Гөлназ Гыйләҗева белән Казан хореография училищесына килгән була Айзилә, кызга педагоглар беренче тапкыр шунда игътибар итәләр. Айзилә сынауларның өч турын да уңышлы үтеп, Санкт-Петербургның Ваганова исемендәге Академиясенә укырга керә. Беренче ярты елны интернатта яши, аннан әнисе, абыйлары да аның янына күченеп килә.

Академия

Инде хәзер уку йорты турында. Академия – өстәмә белем бирүче уку йорты гына түгел. Алар биредә гомуми фәннәрне дә өйрәнәләр икән. Аннан өстәмә предметлар: классик бию, гимнастика, тарихи бию, характерлы бию, француз теле, фортепьяно, музыкаль белем... Иң төп предмет – классик бию. Бу предметтан ел саен имтихан тапшыралар. Айзилә исә уку алдынгыларының берсе. Аларны еш кына Мариинск театрына, балалар рольләрен башкарырга чакыралар икән. Ә әлеге театрда эшләү – кызның иң зур хыялы.

Дуслар

Чаллыдан Айзилә үзе генә түгел. Аның дус кызы Карина Гәрәева да биредә укый. Каникулларда алар икесе бергә Чаллыга кайтып йөриләр. Чаллыда исә кызны тагын әллә-никадәр дуслары һәм мавыктыргыч актив тормыш көтеп тора. Быел да җәйге каникулында Чаллыда «Арт-измерение» биючеләр лагерында ял иткән Айгизә. Һәм Санкт-Петербургка бик күп кызыклы хатирәләр – туган як истәлекләре белән киткән.

Ризидә Рәхмәтуллина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X