Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Лечо «Анкл Бенс»

Дәү әни әйтмешли, аягың тыпырдамаса, авызың шапылдамый. 

3 кг помидор,

25 татлы борыч,

5 эре кишер,

5 эре суган,

1 стакан шикәр комы,

1 аш кашыгы тоз,

1 стакан сыек май,

100 гр аш серкәсе.

Помидорны иттарткычтан чыгарып шикәр комы, тоз, май салып, 15 минут кайнатабыз. Борычны боҗралап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз. Әлеге яшелчәләрне помидорга салып, тагын 15 минут кайнатабыз. Шуннан соң аш серкәсен өстибез һәм банкаларга ябабыз. 6,5 литр чыга.

Лечо

3 кг помидор, 1 кг борыч, 6-7 тырнак сарымсак, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз. Башта 1,5 кг помидор, борыч, сарымсакны турап 10 минут кайнатабыз. Шикәр комы, тоз кушабыз. Аннары калган помидорны турап һәм 2 аш кашыгы уксус өстәп, 10 минут кайнатабыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Шушы әзерләгән ризыкларны күңел тынычлыклары белән, барыбыз да сау-сәламәт көе, бәхеттә-шатлыкта ашарга язсын!

Айгөл Темирбулатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев