Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кышка әзерлек: 4 тәмле рецепт

Җәй көне кышка әзерлексез булмый. Бик тәмле итеп кыяр маринадлау, кетчуп, алма пирогы эчлеге һәм компот ясау ысуллары белән танышыгыз.

1. Кыяр маринадлау:
3 литрлы банка исәбеннән.

Кирәгенчә кыяр,
3 аш кашыгы тутырып тоз,
4 аш кашыгы шикәр комы,
50 гр аш серкәсе (уксус),
Тәмләткечләр (укроп, лавр яфрагы, түгәрәк борыч, чия яфрагы һ.б.).

Стерильләштерелгән банкага кыяр тутыргач, кайнар су коясың. 15 минуттан соң аны кире агызып, тоз, шикәр комы кушып кайнарга утыртасың. Банкага тәмләткечләрне һәм уксусны салып, кайнаган маринадны өстисең дә, ябып куясың.

2. Алма пирогы эчлеге

3 кг алма, 1 стакан су, 1 кг шикәр комы.

Алманы турыйсың да, су һәм шикәр комы салып 13-15 минут кайнатып аласың. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябып куясың. Өченче ел шулай эшлибез. Кыш тиз генә бик тәмле алма пирогы пешереп ашыйбыз.

3. Компот (алманыкы, алма+кара җимеш)

Җиләк-җимеш, 2 стакан шикәр комы.

Стерильләштелгән банкага алма һәм кара җимешне чама белән салдык, шикәр комы өстәдек, кайнар су салдык та, ябып куйдык. Күп кеше ике кабат яба икән. Без бер кабат кына эшлибез, банкалар атмый.

Айгөл Темирбулатова.

Бик тәмле кетчуп. Улым Аяз кыш көннәрендә пилмән, токмач, итләрне шуның белән ашый.

2 кг. помидор,
250 гр. алма,
3 шт. баллы борыч (болгар борычы),
200 гр. шикәр комы,
1 аш кашыгы тоз,
1 лавр яфрагы,
Бераз чили борычы.

Турап 1,5 сәгать пешерәсез, шуннан соң иттарткыч яки блендер белән ваклыйсыз (мин кайнар килеш кенә иттарткычтан чыгардым).
1 аш кашыгы аш серкәсе (9%), бер тырнак сарымсак салып кайнатып аласыз. Банкаларга ябып куясыз.

Тәмле булсын!

Гөлнара Нурмөхәмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев