Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кыш бабайны көткәндә (уеннар)

Яңа ел төнендә Кыш бабай бабайны көткәндә нишләргә? Уйнарга, әлбәттә.

Таһир белән Зөһрә

Башта Таһир белән Зөһрәне сайлыйлар. Зөһрә бәйрәм залының бер башында - Таһирның үз янына килеп җиткәнен көтә. Ә Таһирга килеп җитү бер дә җиңел түгел. Аның юлында киртәләр бар: калган балалар кулларын яки аягын болгап, сикергәләп, әрле-бирле йөреп Таһирга комачаулык тудыралар.

Таһир шулар арасыннан берәүгә дә кагылмыйча үтеп Зөһрә янына барып җитәргә тиеш. Уен барышында музыка уйнап торса, кызыграк була.

Таһир Зөһрә янына барып җитә алса, уенга бүтән пар чыга.

Кем җитезрәк?

Балалар түгәрәкләнеп басалар, уртага алып баручы баса. Кулында таяк. Кинәт ул берәр баланың исемен атый һәм таякны аударып җибәрә. Таяк авып идәнгә ятканчы шул бала аны тотып өлгерергә тиеш була. Тотып өлгерә алса, ул алып баручы була. Балалар тәма остарып җиткәч, балалар арт белән басып уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев