Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Июль аена Кариев театрының репертуары. Рәхим итегез!

Рәхим итегез!

1 июль / “Әйдә барыйк, кызлар карыйк” /Р. Вәлиев (музыкаль комедия)

«Əйдə барыйк, кызлар карыйк!» ремейкы - поп-арт элементлары кертелгән спектакль.

Төп герой Әфләтүн – төнге клуб ди-джее, ул кызларны еш алыштырып тора.  Ә аның дуслары – авыл егетләре, Әфләтүн аркасында  сөйгән кызларсыз калалар, шуңа күрә аңа сабак бирергә уйлыйлар. Яңа ел кичендә алар тырышлыклары, хәйләкәр булулары һәм  үҗәтлекләре ярдәмендә үзләренең мәхәббәтләрен табалар. Тормышында күп хата ясаган Әфләтүн дә ахырдан хатасын таный һәм кичә җыр-бию белән дәвам итә.

Спектакль – башыннан алып ахырына кадәр җыр-бию белән үрелеп бара.

Башлану вакыты 19:00

 

5 июль / “Алхимик” /П.Коэльо (маҗаралы сәяхәт)

Заманабызның, иң яман чире наркомания тозагына эләгеп, бик күп яшь гомерләр өзелә... "Алхимик" спектакле шушы афәттән котылу юлларын эзләргә өнди, наркотиклар куллануның фаҗигага алып баруын кисәтә.

Төп герой Илдус – наркоман. Ул күп итеп наркотик кулланганнан соң аңын җуя һәм П.Коэльоның "Алхимик” китабына эләгә. Илдус “Алхимик” геройлары белән бергә сәяхәт итә һәм яхшылыкка омтылырга, максатларга ирешергә кирәклеген аңлый. Иң мөһиме – ул наркотиклардан котылырга тели.

Башлану вакыты 19:00

 

6 июль  / “Нигез ташлары” / Т.Миңнуллин (мелодрама)

Гарифулла карт үзенең хатыны Гөлҗиһан белән авылда яши, ә аларның дүрт улы - шәһәрдә.  Көннәрнең берендә алар әтиләре йортына кайтып төшәләр, “әтиләре үлем түшәгендә” ята. Шул рәвешле, мөһим мәсьәләләрне чишәр өчен Гарифулла карт аларның барысын бергә җыя. Гарифулла балаларын аңлый алмый.  Аны оныгы Флорид кына аңлый, ул аның белән генә уртак тел таба. Үзенең әйтергә теләгән сүзләрен Гарифулла аның аша җиткерә.

Башлану вакыты 19:00

 

7 июль / “Галиябану”/ М.Фәйзи  (музыкаль драма)

Спектакль нигезендә М.Фәйзинең әсәре ята. Әсәр үзәгендә 2 гашыйк – Галиябану белән Хәлил мәхәббәте сурәтләнә. Алар балачактан таныш һәм туй ясарга җыеналар. Тик ике гашыйк арасына Галиябануны яраткан һәм аның игътибарын яуларга теләгән  Исмәгыйль керә. 

Башлану вакыты  19:00

 

8 июль / “Башмагым” / Т.Гыйззәт (музыкаль комедия)

Кәрим бай Түбән Новгород ярминкәсендә үз товарын уңышлы гына сатып бәйрәм оештыра. Ә икенче көнне аны талаганнары ачыклана. Моны белеп алган Зыя бай аңа үзенең шушы югалган вексельләр исәбенә кече кызы Сәрвәргә өйләнә алуын сиздерә һәм кәләшкә вәгъдә бүләге буларак бик матур башмаклар биреп җибәрә. Сәрвәр һәм аның мәхәббәте Галимҗан да үз бәхетләре өчен көрәшергә әзер.

Башлану вакыты 19:00

 

12 июль / “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” / К. Дикамилло, тәрҗ. Н.Кәримова (әкият)

Абилин исемле кыз фарфор куянын югалта. Шунда куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте башлана да инде: аның юлында яхшы һәм яман, явыз һәм мәрхәмәтле кешеләр очрый. Кечкенә хуҗасының аңа карата булган җылы мөнәсәбәтен моңарчы аңламаган куян үзгәрә башлый. Үзе фарфор булса да, күкрәгендә чын йөрәк типкән Эдвард белән нәрсәләр булып бетәр соң? Абилин белән алар кабат очраша алырлармы?

Башлану вакыты:  14:00

 

13 июль / “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз”/ И.Юзеев (музыкаль комедия)

18 яшьлек Гөлүс белән Нәзнинә бер-берләрен яраталар һәм өйләнешәбез диләр. Гөлүснең әти-әнисе – Баязит белән Зөлфия башта аптырап калалар, аннары алларына бәла килеп баса:  яшьләргә торырга фатир кирәк. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы:  алар аерылышырга тиеш! Җиңел, музыкаль, шаяру, эчтәлеге буенча кызыклы әлеге комедия тәрбияви максатларны да күздә тота. Һәм ул яшьләргә үз бәхетеңне үзең төзергә кирәклеге турында искәртә.

Башлану вакыты:  19:00

 

14 июль / «Мәхәббәт күгәрченнәре» / В.Гуркин, тәрҗ. Х.Ибраһим (комедия)

Спектакль – легендар фильм “Любовь и голуби”ның театральләштерелгән варианты. Төп герой – Васил хатыны Надия һәм өч баласы белән яши. Надия иренең күгәрченнәр үрчетүен акчаны суга салу дип карый. Көннәрнең берендә Васил эш урынында җәрәхәтләнә һәм аңа диңгез буена юллама бирәләр. Ул анда Рәйсә исемле ханымга гашыйк була һәм нәтиҗәдә диңгез буеннан аның янына кайта. Бу хәбәрне гаилә бик авыр кабул итә. Әмма Васил һәм аның гаиләсе өчен яңа сынаулар башлана гына әле...

Башлану вакыты 19:00

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев