«Җил кемгә исә?»
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уйнар өчен уен.
«Җил кемгә исә?» уены.
Балалар түгәрәк буенча урындыкларга утыралар. Бер урындык җитми.
Алып баручы мондый җөмләне әйтә: «Җил иртән ботка ашаган балаларга исә» яисә «Җил өендә йорт хайваны булган балаларга исә» һ. б.
Әлеге фикерләр туры килгән балалар җил уңаена икенче урындыкка күчеп утыра, әмма алып баручы буш урынга утырырга омтыла. Буш урынга утырырга өлгермәгән бала алып баручы вазифасын башкара. Әлеге уенда серле сүз дә бар, ул — «давыл».
Әлеге сүз яңгырауга, барлык балалар да урындыкларыннан тора һәм урыннарын алышына.
«Бергә уйнавы рәхәт» китабыннан, Татарстан китап нәшрияты, 2017.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев