Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

“Ел китабы” бәйгесендә балалар әдәбияты арасында җиңүчеләр билгеле булды

Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган "Ел китабы – 2017" бәйгесенә йомгак ясалды.

Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны китапханәләр мәгълүматы буенча билгелиләр.

Балалар әдәбияты арасында җиңүчеләр булып:

1-нче урында: Гүзәл Әдһәм “Әбием ни исемле?”,

2-нче урында: Нурия Сәйәр “Әтәч менгән киртәгә” китабы,

3-нче урында Илүсә Нәбиуллина “Батыр керпе” әсәре табылды.

Китапханәдә әлеге китаплар белән укучыларны таныштыру йөзеннән, күргәзмә оештырылды һәм аның янында җанлы әңгәмәләр уза.


1-нче урынны яулаган Гүзәл Әдһәмованың “Әбием ни исемле?” дип аталган китабында (Казан: Татар кит.нәшр., 2017.- 47 б.) балаларга үз телләрендә, йомшак кына итеп, көчләп такмыйча гына әдәп-әхлак кагыйдәләре өйрәтелә, олыларга ихтирам тәрбияләнә, тарихи хәтер сеңдерелә.


2-нче урынны яулаган Нурия Сәйәрнең “Әтәч менгән киртәгә” китабындагы (Казан: Татар.кит.нәшр., 2017.-127 б.) Сорытүш белән Озынколакның каникул маҗаралары, Ташбаш белән Чабак алган тормыш дәресләре, бөркет канатында күккә күтәрелгән Йомшак Койрыкның онытылган вәгъдәсе турындагы һәм башка кызыклы әкиятләр беркемне дә битараф калдырмас. Иң мөхиме, яхшылыкның барыбер җиңеп чыгачагына ышандырыр.


3-нче урынны Илүсә Нәбиуллинаның “Батыр керпе”(Казан.кит.нәшр., 2017.-39 б.) китабы яулады. Кар ашасаң ни була? Эрегән кар суын Камилнең ник эчәсе килми? Атлар, чыпчыклар һәм сыерчыкларны нәрсә берләштерә? Барыннан да күбрәк эшләгән Ваняга ни өчен иң кечкенә бүлмә эләккән? Керпе урман патшасы була аламы? Әлмәттә яшәп иҗат итүче Илүсә Нәбиуллинаның хикәяләрен һәм әкиятләрен укучы бала бу сорауларның барысына да җавап таба ала.


Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы (Казан: Татар кит.нәшр., 2017.-23 б.) Кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Тизрәк үсәсе килеп, әтисе-әнисе сүзен тыңламыйча оясыннан егылып төшкән Каркылдык, тегермән ташларын хәрәкәткә китерердәй көчле җил кызы Зиләйлүк, ни сәбәптәндер эшләпәсе каралган Җирән гөмбә оныгы - боларның барысы турында да Флёра Мәрданованың шушы китаптагы әкиятләрендә укырга мөмкин.

Кол Гали исемендәге милли китапханәнең балалар бүлегенә килеп, әлеге китаплар белән таныша аласыз.


 

Зөлфия Зиннатуллина, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев