Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Дөньяны үзгәрткән ун фикер

Марат Кәбиров туплаган.

1. Уңышсызлык — барысын да өр-яңадан башлау өчен менә дигән мөмкинлек ул. © Генри Форд
2. Әгәр мәсьәләне ничектер хәл итеп була икән, аның турында борчылырга кирәкми. Әгәр хәл итеп булмый икән, борчылуның мәгънәсе юк. © Далай Лама
3. Сез бик талантлы, бик тырыш булсагыз да кайбер нәтиҗәләргә ирешү өчен вакыт узу кирәк: хәтта тугыз ханымны йөкле итсәң дә, бер айдан бала булмый. © Уоррен Баффет
4. Гомер эчендә уңыш һәр кешегә бер тапкыр булса да ишек кага, тик кеше бу вакытта сыраханәдә утыра һәм беркемне дә ишетми. © Марк Твен
5. Безнең иң зур кимчелек — күңел тиз сүрелү. Уңышка илтүче иң ышанычлы юл — һәрвакыт тагын бер кат эшләп карау. © Томас Эдисон
6. Мин каймак белән җир җиләге ашарга яратам, ә балык ни өчендер селәүчәнгә мөкиббән. Шуңа күрә, балык тотарга барганда мин үзем яраткан ризыкны түгел, ә балык яратканны алып барам. © Дейл Карнеги
7. Иртән: «Нәрсә эшләргә?»- дип уян, кич: «Нәрсә эшләнде?» — дип ят. © Пифагор
8. Ярлы, уңышсыз, бәхетсез һәм авыру кеше «иртәгә» дигән сүзне еш кулланучан була. © Роберт Кийосаки
9. Өлкәннәр гадәттә акчаны саклап тотарга куша. Бу начар киңәш. Акча җыймагыз. Аны үз эшегезгә тотыгыз. Кырык яшемә җиткәнче, бер тиенне дә саклап тотканым булмады. © Генри Форд
10. Мин бер тапкыр да уңышсызлыкка юлыкмадым. Мин бары тик берничек тә эшләтеп булмый торган ун мең ысул барлыгын ачыкладым. © Томас Эдисон
Чыганак: http://maratkabirov.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев