Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы укучылары өчен стартаплар

10 октябрьдән Яр Чаллы укучылары өчен «Венчур  Акселераторы» проекты кысаларында стартаплар оештырыла башлый. Ул венчур базарында эш кагыйдәләрен бушлай аңлата:  технологик стартапны нульдән булдырырга һәм инвестицияләр җәлеп итәргә өйрәтә.

Белем бирү программасы онлайн-лекцияләр һәм һөнәри остазлар – тәҗрибәле эшмәкәрләр һәм Бизнес-инкубатор кураторлары алып барачак көндезге дәресләрне үз эченә ала.

Укыту программасы 10-12 октябрьдә Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда алып барылачак. Өч көн дәвамында сарайның актлар залында укучылар белән очрашулар узачак. 7-11 сыйныфлардан биш меңнән артык баланы җәлеп итү планлаштырыла. Очрашуда балаларга акселерация программасын ача торган мөмкинлекләр турында сөйләячәкләр. Алар «Венчур акселераторы» проекты авторлары, ИТ-парк Бизнес-инкубаторы вәкилләре һәм венчур инвесторы Александр Румянцев белән танышачак. Чит ил һәм Россия тәҗрибәсе мисалында укучылар идеяне ничек уйлап табарга һәм аны стартапка әверелдерергә кирәклеген беләчәкләр. Үз уңыш тарихлары белән Чаллыдан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр дә уртаклашачак, алар бизнеста яшь буенча чикләүләр һәм киртәләр булмавын күрсәтте. 

«Венчур акселераторы» - югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, «ИТ-парк» һәм венчур инвесторы Александр Румянцевның Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты ярдәме белән тормышка ашыра торган уртак проекты. Тиешле килешүгә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк директоры Антон Грачев кул куйды.

Мәгълүмат  Чаллы башкарма комитеты сайтыннан  алынды. http://nabchelny.ru/news/33754

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев