Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы курчак театры халыкара фестивальдә катнашачак

15-20 сентябрь көннәрендә Самарада «Салават күпере» милли курчак театрларының VII Халыкара фестивале узачак. Анда Россиянең төрле почмакларыннан килгән  профессиональ курчак театрлары катнаша, аларның спектакльләре халык әкиятләре, эпослар, милли әдәбият һәм драматургия әсәрләре мотивларына нигезләнә һәм 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәр тамашачы өчен билгеләнә.

 

      Самара курчак театрыннан, фестиваль мәйданчыкларыннан тыш, шәһәрнең башка театр сәхнәләре дә булачак.

        Милли драматургия фестивальнең төп юнәлеше булып тора, чөнки оештыручылар хәзерге заманның мөһим проблемасына – мәдәниятләрне глобализацияләүгә таяна.

        Чаллы дәүләт курчак театры артистлары жюри һәм фестиваль тамашачыларына В. Орлов пьесасы буенча куелган «Алтын чебеш» спектаклен тәкъдим итәчәк. Спектакль – «Алтын балдак» II төбәкара курчак театрлары, шулай ук  «В гостях у Мойдыся» III халыкара курчак театрлары фестивале призеры.

http://nabchelny.ru/news/33611

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев