Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Әбиләр чуагы быел сентябрь уртасында киләчәк

Әбиләр чуагы Татарстанга соңрак – салкыннардан һәм яңгырлардан соң, сентябрь уртасында киләчәк.

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

“Республикада берничә көн дәвамында булган җылы һәм кояшлы һава торышы салкын җәйнең үзенчәлекле дәвамы булып тора. Тик моннан соң, һичшиксез, “күчеш” булачак — атмосфера фронтлары, циклоннар һәм салкыннар киләчәк. Шуннан соң без температураның янәдән күтәрелүен күзәтә алачакбыз. Бу инде классик әбиләр чуагы булачак”, - диде профессор.

Татарстанда әбиләр чуагы вакытында коры һәм җылы һава торышы булачак. “Гадәттә, 20-25 градуска кадәр җылы һава торышы була. Бу вакыт сентябрь урталарыннан билгеләнә һәм ике көннән алып ике атнага кадәр, ә кайчагында бер айга кадәр сузыла”, - диде ул.

“Әбиләр чуагы чоры даими түгел һәм ул берничә тапкыр булырга мөмкин, шуңа күрә көзен яхшы һәм җылы һава торышы берничә тапкыр кабатлана ала”, - диде Юрий Переведенцев.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/03/192757/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев