Балачак - мәзәк чак
Ял бүлмәсе

Балачак - мәзәк чак

***

Укытучы:
– Балалар, Африкада яшәүче биш хайванны атагыз әле?
Марат:
– Ике зебра, өч жираф.

***

Әтисе улына:

– Кем конфетларны ашап бетерде?

– Мин түгел!

– Тагын кирәкме соң?

– Әйе.

***

Кечкенә малай елый-елый кухнядан чыгып килә.

Әтисе бу хәлне күреп:

– Ни булды, улым? – ди.

Улы:

– Мине синең хатының ачуланды, – ди.

***

Кечкенә Ләйсән әнисенең ак чәчен күреп:

– Әни, ә нигә синең чәчең агара?

– Син тыңламыйсың да, агара, – ди әнисе.

Кыз әбисе ягына борылып, аның ап-ак чәчләренә карап:

– Әни, син бигрәк тәртипсез кыз булгансың икән! – ди.

***

Марат 6 яшькә кадәр сөйләшми. Бервакыт кичке аш вакытында ул кинәт кенә:

– Ә нигә чәй баллы түгел? – дип сорап куя.

Әти-әнисе моңа шатланып:

– Моңа кадәр ник сөйләшмәдең соң, улым? – дип сораганнар.

– Моңа кадәр чәй баллы иде бит, – дигән Марат.

***

Урманда аю скрипкада уйнап утыра.

Куян аның янына килеп:

– Кызганыч, сине радиодан уйнатмыйлар, – дигән.

– Әллә шулай шәп уйныйммы? – дип сөенгән аю

– Радионы сүндереп куеп була, – дигән куян.

***

– Айнур, уйлап кара әле, 1кг. алма 50 сум торса, синең әниең 2кг. алма өчен күпме түләячәк?

– Белмим дә инде. Әни һәрвакыт сатулаша...

***

Кечкенә Ләйсән әнисенә:

– Әнием, менә мин туздырам – син җыештырасың, күлмәкләрем пычыранса – юасың, тамагым ачса – ашатасың. Мин булмасам, нишләр идең микән син? Ялкауланып бетәр идең.


Нет комментариев