Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Сырлы тәбикмәкләр

"Татарча ПП" сәхифәсе авторы Айгөл Гатауллинадан тиз һәм тәмле рецепт

Сырлы тәбикмәкләр ясау өчен түбәндәге продуктлар кирәк була:

  • 100 г йомшак эремчек (мягкий творог),
  • 50 мл сөт,
  • 1 йомырка, 
  • 40 г сыр,
  • 3 кашык дөге оны,
  • тоз,
  • суган кыягы яки укроп.

Барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз (сырны угычтан уабыз).

Кызган табага салып, өстен каплап торабыз, бераздан әйләндерәбез.

Минем 2 тәбикмәк килеп чыкты, 4 кә бүлгәч, 8 гә әйләнде)) җылы килеш ашагыз,алай тәмлерәк.

Ашларыгыз тәмле һәм файдалы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев