Реклама
Туңдырма яратасызмы? Күпләрегез әйе дип җавап бирәчәк. Шуңа да бик гади ясала торган файдалы туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.
1 бананны әрчеп төнгә суыткычка (морозильникка) туңдырырга куябыз.
Иртән турап блендерга салабыз.
1/4 авокадо
1 кашык салкын каймак салып, блендерда болгатабыз.
Бераз шикәр комы яки сахарозаменитель, өшегән җиләк тә өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Инстаграмдагы @tatarcha_pp сәхифәсенең авторыГатауллина Айгөл рецепты.