Баллы алма бәлеше (шарлотка)
Тәмле булсын!

Баллы алма бәлеше (шарлотка)

Баллы алма бәлеше, ягъни шарлотка.

28 см лы табаны сыек май белән майлыйбыз. 

Бисквит камыры өчен: 

3 йомыркага 1 стаканнан кимрәк шикәр комы салып миксер белән күпертәбез. 
2-3 аш кашыгы майонез, яки каймак салабыз. 1 кечкенә пачка көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан он салып камыр басабыз. Табага җәябез. 
Эчлек: алманы әрчибез, турыйбыз, ак майда бераз шикәр салып пешекләп алабыз (карамельләштерәбез).

Бисквит өстенә акрын гына шул эчлекне кашык белән салабыз. 
Мичтә 170-180 градуста пешә. 
Тәмле булсын!

Гөлүсә Хөсәенова рецепты һәм фотосы.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев