Көмеш кыңгырау

Тозлы балык белән кабымлык

Тозлы ашарга яратучылар өчен @tatarcha_pp сәхифәсен алып баручы Айгөл Гатауллинадан тәмле кабымлык

Бүген бик тәмле кабымлыклар пешердем. Ингредиентлары "Тун астында селедка" салатына охшаш, ләкин бу кабымлыкка "Тун өстендә селекдка" исеме күбрәк килешә.

Эш барышы:

Арыш ипие өстенә пешкән бәрәңге уабыз, бераз тоз сибәбез, йогурт сылыйбыз, кишер, пешкән чөгендер уып ипи өстенә сибәбез, телемләп кисеп тозлы балык куябыз.

Һәм соңгы штрих - өстенә суган кыягы турап сибәбез. Тәмле булсын! Тозлы яратучыларга ошар дип уйлыйм!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: