Көмеш кыңгырау

Нәрсә ул трайфл?

Трайфл – Даниядәге традицон десерт. Кирәк: әчкелтем алмалар – 1 кг; ак май – 100г; майлы сөт өсте ( 35%) – 300мл; панировка өчен сохари – 120г; шикәр комы –  0,75 стакан; су – 0,75 стакан; ванилин.

Эш барышы

Алмаларны чистартабыз да шакмаклап турыйбыз. Дүрт аш кашыгы шикәр комы, су һәм ванилин өстибез. Алмаларны 20 минут сүрән утта пешерәбез. Аннары блендер белән изеп алабыз. Табада ак май эретәбез. Аңа шикәр комы һәм сохари салабыз да кыздырабыз. Ул алтын-су төскә керергә тиеш. Сөт өстен миксер ярдәмендә күпертәбез. Десертны рәт-рәт итеп җыябыз: алма, сохари, сөт өсте. Трайфлны әзер булу белән табынга чыгарсагыз сохарилары кетертәп торыр.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: