Көмеш кыңгырау

Файдалы туңдырма

Туңдырма яратасызмы? Күпләрегез әйе дип җавап бирәчәк. Шуңа да бик гади ясала торган файдалы туңдырма рецептын тәкъдим итәбез.

1 бананны🍌 әрчеп төнгә суыткычка (морозильникка)  туңдырырга куябыз. 

Иртән турап блендерга салабыз.

1/4 авокадо

1 кашык салкын каймак салып, блендерда болгатабыз.

Бераз шикәр комы яки сахарозаменитель, өшегән җиләк тә өстәсәгез, тагын да тәмлерәк булыр.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Инстаграмдагы @tatarcha_pp сәхифәсенең авторыГатауллина Айгөл рецепты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: