Бик тәмле кетчуп ясау ысулы
Тәмле булсын!

Бик тәмле кетчуп ясау ысулы

«Казан сөлгесе» проекты авторы Гөлнара Нурмөхәмәтова рецепты.

Бик тәмле кетчуп. Улым Аяз кыш көннәрендә пилмән, токмач, итләрне шуның белән ашый.
Кирәк була:
2 кг. помидор,
250 гр. алма,
3 шт. баллы борыч (болгар борычы),
200 гр. шикәр комы,
1 аш кашыгы тоз,
1 лавр яфрагы,
бераз чили борычы.

Турап 1,5 сәгәть пешерәсез, шуннан соң мясорубка яки блендер белән ваклыйсыз (мин кайнар килеш кенә иттарткычтан чыгардым).

1 аш кашыгы уксус (9%), бер тырнак сарымсак салып кайнатып аласыз. Банкаларга ябып куясыз.

Тәмле булсын.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев