Үлән ашый, май ташый
***
Сораулар:
Вертикаль:
1. Келәте бар, малы юк, баласының саны юк, 2. Чәчәге агачында, алмасы тамырында, 3. Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык, 4. Җәй дә, кыш та бер төстә, 5. Ияре дә, дугасы да үзендә, 6. Үлән ашый, май ташый.
Горизонталь:
7. Суда юынып алды, өсте коры калды, 8. Сакалы бар, акылы юк, 9. Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән, 10. Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
Гайфуллина Гөлнара Риф кызы, Әлмәт шәһәре, «ЦРР-4 Дружба»
Җаваплары: 1. Кабак, 2. Бәрәңге, 3. Тукран, 4. Чыршы, 5. Дөя, 6. Сыер, 7. Каз, 8. Кәҗә, 9. Чөгендер, 10. Кычыткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев