Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Уеннарга бай бәйрәм

Яз килү белән, “Умырзая” балалар бакчасында төрле матур бәйрәмнәр гөрләп үтә...

Менә көтеп алынган ямьле яз килеп җитте. Яз килү белән, “Умырзая” балалар бакчасында төрле матур бәйрәмнәр гөрләп үтә. Алардан: “Әниләр – безнең иң кадерлеләр”, “Кошлар – безнең канатлы дуслар”, “Нәүрүз мөбарәк булсын!”, ”Карга боткасы”, ”Йомырка тәгәрәтү”, “Көлке көне – елмаегыз!” кебек кичәләр уза. Ә кичә иң-иң кызыклысы – “Май чабу” бәйрәме булып үтте. Бакчабызда укыту-тәрбия эше татар телендә. Ә шулай да без балаларны рус теленә дә өйрәтәбез, милли мәдәнияты, гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, милли бизәкләре белән даими таныштырып барабыз. Шуның нәтиҗәсе буларак, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга лаек булдык.                                                                                                                                                         Иртән иртүк бакчабызга борыннарыбызны кытыклап тәмле  ис таралды, моның бәйрәм коймагы исе икәнен һәркем абайлады. Барыбыз да җитез генә киенеп урамга чыктык. Урамда безне Май чабуның төп герое – төрле төсле киемнәр кигән Карачкы каршы алды. Аннан тәрбияче апалар белән «Как на тоненький ледок», «Блинчик» исемле җырлы-биюле уеннар уйнадык. Һәр төркем балалары белән эстафета ярышлары аеруча кызыклы үтте: «Итекләр», «Бәйрәмгә атта барабыз», “Аркан тартыш”, «Коймак өләшү». Аннары “Күбәләк” зурлар төркеме балалары рус сынамышларын, тизәйткечләрен, мәкальләрен әйттеләр. Бәйрәм тәмле коймаклардан авыз итү белән тәмамланды.

Югары категорияле тәрбиячеләр; Сибгатова Рушания Зыятдин кызы, Хасанова Гүзәл Әнәс кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев