Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Тукай – безнең күңелләрдә

Сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз.

Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Һәр елны бакчабызда сөекле шагыйребез хөрмәтенә әдәби кичәләр уздырыла. Быел да искиткеч матур кичә булып узды. Әле укый да белмәгән балаларыбыз кичәне "Туган тел" җыры белән башлап җибәрделәр. Җырга чакырылган кунакларыбыз – әти-әниләр дә кушылды.

Сөекле Тукаебызны без беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез.

Безнең төркем балалары Габдулла Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәләштерде. Кечкенә артистларыбыз рольләрне тырышып башкардылар. Һәр эшкә кечкенәдән өйрәнергә кирәк икәнен, аннан соң булырга мөмкин икәнлегенә төшенделәр. 
Кичәдә Шүрәле балаларга  табышмаклар әйтте, ә Су анасы татар халык уены "Ачык авыз" ны уйнатты. Алар балалар башкаруында "Гали белән кәҗә", "Бала белән күбәләк", "Эш беткәч, уйнарга ярый" шигырьләрен тыңладылар.

Кичәдә әти-әниләребез дә актив булды. Татар халык уены "Кәләпүш"тә катнашып, төрле биремнәргә җавап эзләделәр.

Кичә тәмамланса да, балалар һәм кунаклар таралашырга ашыкмады.

69нчы "Салават күпере" балалар бакчасы тәрбиячеләре Хәбибуллина Равилә Мирхәт кызы, Галиуллина Лилия Ринат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев