Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Тукай безнең йөрәкләрдә»

Чаллының 125нче “Затейниклар” балалар бакчасында Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.

28нче апрельдә Чаллы шәһәре 125 нче “Затейниклар” балалар бакчасында бөек татар классигы Г.Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан «Тукай безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән традицион, масштаблы, иҗади шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды.

 

Бәйгегә балалар бик җитди карадылар. Габдулла Тукайның шигырьләрен, әсәрләрен татар һәм рус телләрендә сөйләделәр.

 

“Су анасы”, ”Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” кебек шигырьләрен һәм әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Әкиятнең үзеннән килеп кергәндәй, Су анасы һәм Шүрәле кебек геройларыбыз бәйгебезне тагын да җанландырып җибәрде. Бәйгебезне “Туган тел” җыры белән тәмамладык.

 

Мондый матур чара баланың танып белү потенциалын, иҗади күзаллауны, игътибарны, хәтерне, зирәклекне, балаларның сөйләмен үстерергә, коллективны берләштерергә ярдәм итә.

 

Шул исәптән, “Тукай әкиятләренә сәяхәт” дип исемләнгән рәсемнәр һәм кул эшләре буенча кызыклы иҗади конкурс та уздырылды. Балалар үзләренең әсәрләрендә укыган яки ишеткән әкиятләреннән алган тәэсирләрен чагылдыра алдылар. Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә рәсем ясаганда, балалар яңа белемнәр ала, тирә-юнь дөньясын тирәнрәк аңлый. Иҗади процесс ярдәмендә алар визуаль күнекмәләргә ия булалар, аларны аңлы рәвештә кулланырга өйрәнәләр.

Чаллы, 125нче балалар бакчасының ана теле тәрбиячесе Аширкаева Эльвира Фаритовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очень замечательно. Молодец! БИК матур сөйлиләр, оештыручылар да БИК молодцы!