Суда туа, судан курка
Балаларга кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль: 1.Армый талмый, трактор артыннан калмый, 2.Елга аркылы чыгу өчен корылма, 3.Суда туа, судан курка, 4.Җир астында кызыл әтәч.
Горизонталь: 5.Габдулла Тукай әкиятендә малай Су анасының нәрсәсен урлый? 6.Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый, 7.Кемнекедер озын, кемнекедер кыска, ул төрле тәстә була, 8.Тәнгә кадала торган агулы бөҗәк, 9.Өрми, тешләми, өйгә кертми, 10.Әзерләнергә кушучы светофор сигналы.
Сунгатуллина Юлия Варисовна, Осиново бистәсенең 54нче «Йолдызчык» балалар бакчасы.
Җаваплары:1.Арба, 2.Күпер, 3.Тоз, 4.Чөгендер, 5.Тарак, 6.Карлыгач, 7.Чәч, 8.Талпан, 9.Йозак, 10.Сары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев