Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Спорт ул — тормыш, спорт ул — сәламәтлек!

13нче «Елмаю» балалар бакчасында сабыйларга физик тәрбия бирү юнәлешенә электән аерым игътибар булды.

13нче «Елмаю» балалар бакчасында сабыйларга физик тәрбия бирү юнәлешенә электән аерым игътибар булды. Коллективка күптән түгел килеп кергән физик культура буенча инструктор Шадрина Наталья Михайловна яшь булуына карамастан үзен талантлы һәм максатчан итеп күрсәтте. Ул балалар белән эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп, яратып башкара. Һәр иртәне күңелле зарядка белән башлап җибәрү балаларга да, өлкәннәргә дә көне буена күтәренке кәеф бүләк итә. 

Ярышларга да зур җаваплылык белән, җиңүгә ирешү өчен әти-әниләр һәм бөтен коллектив белән көч куеп әзерләнәбез.Рәсәй күләмендә ел саен үткәрелүче «Яшь мастер» конкурсында 10 нчы төркемдә тәрбияләнүче Титова Валерия «Физик культура, спорт һәм фитнес буенча яшь инструктор» номинациясендә Республика күләмендә 1 нче урын алды. Шәһәребез данын үзенең командасы белән төбәкара балалар чемпионатында катнашып якладылар алар. 

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм балалар фитнесын популярлаштыру максатыннан шәһәр күләмендә үткәрелүче «Чир-лидеры — 2024» бәйгесендә дә сынатмады безнекеләр. 1 нче этапта «Чир-кричалка» һәм «Чир-данс» конкурсына видеороликлар тәкъдим итеп иң югары балларга лаек булдык. Бәйгенең финалында 3 нче урын алсак та, күңелебезне төшермибез. Иң мөһиме — сабыйлар спортның яңа юнәлешендә үзләрен алдынгы итеп күрсәтеп, сәламәтлекләрен ныгыттылар һәм максатка ирешү өчен тырышлык һәм кыюлык күрсәтергә икәнен аңладылар. 

13 нче «Елмаю» балалар бакчасының ана теленә өйрәтүче тәрбиячесе Нуртдинова Гөлнур Фәхретдин кызы, физик культура буенча инструктор Шадрина Наталья Михайловна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев